(Лаеш, 11 август, "Татар-информ", "Кама ягы"). Татарстанның икътисад министрлыгы 2018 елның беренче ярты елы йомгаклары буенча республиканың муниципаль районнары үсешенең рейтингын төзеде, дип яза җирле басма.
Аңа ярашлы төстә Лаеш районы Казаннан һәм Әлмәт районыннан гына калышып өченче урында тора. Министрлык белгечләре төбәктә эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсен (0,17 процент) билгеләделәр. Лаеш районы шулай ук 2018 елда куллануга кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы буенча да иң яхшылар арасында – кеше башына исәпләгәндә 1,424 квадрат метр. Төп капиталга инвестицияләр һәм икътисади эшчәнлекнең чиста төрләре буенча үзебездә җитештерелгән товарларның кеше башына сатылышы да югары дәрәҗәдә.