ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлегә мактаулы гражданин исеме бирелде

11 август 2018, 00:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәтлегә мактаулы гражданин исеме бирелде Әлеге мәртәбәле исем бирелү турындагы таныклык һәм билге Камил Шәйхелисламовичка тантаналы шартларда тапшырылды.

(Әлмәт, 11 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы һәм шәһәр депутатлары район Советының чираттан тыш XXX сессиясендә һәм шәһәр Советының чираттан тыш XXXII утырышында РСФСР һәм ТАССРның атказанган төзүчесе Камил Нигъмәтуллинга районның мактаулы гражданины исемен бирү турында карар кабул иткән иде, дип яза җирле басма.

Әлеге мәртәбәле исем бирелү турындагы таныклык һәм билге Камил Шәйхелисламовичка Төзүчеләр көне алдыннан тантаналы шартларда тапшырылды. Быел аңа 90 яшь тулды. Ветеран гомерен төзүче һөнәренә багышлый. Камил ага мастер, участок начальнигы, идарә җитәкчесе урынбасары, СМУ начальнигы, трест управляющие урынбасары булып эшли. Аның катнашында икмәк заводы, “Нефтяник” кунакханәсе , муниципалитет, “Әлмәтнефть” идарәсе биналары һәм башкалар төзелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10