ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Явлаштау авыл җирлегендә "Саба яшьләре көне" узды

11 август 2018, 01:00 , Фото: Ильмира Галимуллина

Явлаштау авыл җирлегендә Чара әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне кайтаруга юнәлдерелгән.

(Саба, 11 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Дүшәмбе көнне Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге тарафыннан Явлаштау авыл җирлегендә "Саба яшьләре көне" узды. Әлеге чарада оешманың Казандагы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Мамадыш районындагы җирле оешма активистлары һәм районның бер төркем аккалфаклылары катнашты.

Оешманың эшчәнлеге - әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне кайтаруга, милли үзаңны булдыруга, милләтебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Бу очрашу да, нигездә, авылларда сакланып калган милли йолаларны күзалларга (мәсәлән, бу очракта кызны кияүгә бирү, ягъни туй мәшәкатьләре), күпмесендер карап, өйрәнеп, тормыш рәвешебезгә кайтаруны үзмаксат итеп куйган иде. Кунаклар иң элек Явлаштауның аш-су остасы Илсөяр Гыйльметдинова хуҗалыгында булдылар. Уңган хуҗабикә өйләрендә яратып ашала торган «кияү пилмәне» - эремчекле елгыр пешерү осталыгы белән уртаклашты, кунакларга ачык һавада әзерләнгән сыйдан авыз иттерде.

Авыл урамы буйлап сәяхәт Фәйзерахмановлар хуҗалыгында дәвам итте. Биредә «Кыз озату» фольклор күренеше аша бирнә әзерләү, килен сандыгы тутыру кебек милли йолалар күрсәтелде, чигү буенча мастер-класс үткәрелде. Ул арада җигүле атка утырып кияү егете дә килеп җитте. «Капка бавы» аша үтү, кияүне төрлечә сынау башланды.Урам буенча татар моңы таралды, дәртле биюләрдә олысы-кечесе зыр әйләнде, бала-чага өчен җиргә татлы кәнфитләр сибелде. Кунаклар кияү йортында дәвам иткән тамашада да кодаларны каршы алу, килен кешегә токмач кистерү, бүләк-күчтәнәч бирешү кебек татар халкының буыннан-буынга күчеп баручы матур гореф-гадәтләрен карап, үзләре дә татар туенда «кунак булдылар» ул көнне.

Аккалфаклылар арасында яшьләр күп иде. Булачак киленнәргә килен төшерү күренеше аеруча кызыклы тоелды. Кайбер мизгелләрне куен дәфтәренә теркәп баручылар да булды әле. Очрашуның мәдәният йортында дәвам иткән өлешендә дә алар өчен үгет-нәсихәт, матур тәкъдимнәр күп яңгырады ул көнне. Әйтик, Башкортстаннан килгән журналист Венера Мәҗитова яшь хуҗабикәләргә үзенең аш-су серләренә өйрәтүче "Өй ашлары", "Хуҗабикә" китапларын тәкъдим итте. Яшь, сәламәт булу, дөрес туклану серләре белән дә уртаклашты.

«Яшьләр көне»нең йомгаклау өлешендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ләйсән Билалова да бүгенге очрашуның нәкъ менә милләтебезнең киләчәге булган яшьләргә юнәлдерелгәнен, киләчәктә мондый очрашуларга кабат әйләнеп кайтырга, халкыбызның югалып барган башка традицияләрен дә бергә-бергә өйрәнергә кирәклеген ассызыклады, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10