ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Саба районындагы Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне коткаручылар куган

10 август 2018, 21:12 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Саба районындагы Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне коткаручылар куган Бөҗәкләр Ф.Кәрим урамындагы 2 нче бинаның кәрнизендә оя үргән булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районында коткаручылар Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне куган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шөпшә оясын Ф.Кәрим урамындагы 2 нче бинаның кәрнизендә тапканнар. Бөҗәкләр агрессив булган.

4 нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ояны кәрниздән алганнар һәм урманга илткәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10