ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 1200 тоткын вакытыннан алда иреккә чыгарга мөмкин

10 август 2018, 20:28

Бүгенгә хөкем карары буенча срокларын үзгәртүгә 427 тоткынның материаллары судка җибәрелгән.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда 1200 тоткын вакытыннан алда иреккә чыгарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның җәй башында РФ Җинаять кодексының 72 нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр буенча сак астында тору вакыты тәрбияви колониядә, колония-поселениедә һәм гомум режимдагы төзәтү учреждениеләрендә булу срогына керә.

Шулай итеп, Татарстанда 1200 тоткын срогыннан алда иреккә чыгарга мөмкин. 8 августка булган мәгълүматлар буенча,  хөкем карарын яңа законга туры китерү өчен 427 тоткынның материаллары судка җибәрелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10