ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Белгечләр Татарстанда кош гриппы кимүгә бара дип өметләнә

10 август 2018, 20:03 , Фото: архив/Рамиль Гали

Белгечләр Татарстанда кош гриппы кимүгә бара дип өметләнә Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда инфекция таралуын туктату өчен, 1035 баш йорт кошын юк итәргә туры килгән.

(Казань, 10 августа, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 25 июльдән алып Татарстанда кош гриппы инфекциясенең яңа чыганаклары булмады. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә инфекция кимүгә бара дип өметләнергә кала. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов сөйләде.

“Узган ел республикада кош гриппы куркыныч булган 9 пункт бар иде. Кызганычка каршы, агымдагы ел да искәрмә булмады. Бүгенгә 6 муниципаль районның 16 торак пунктында бу авыру ачыкланды. 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта әлеге инфекция булуын ачыкладык. 25 июльдән инфекциянең яңа чыганаклары юк. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә инфекция очраклары кимер дип өметләнәбез”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, авыру аркасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда инфекция таралуын туктату өчен 1035 баш йорт кошын юк итәргә туры килгән.

“Билгесез сатучыдан кош сатып алган очракта бу авырудан сакланып булмый. Шуңа күрә еллар дәвамында тикшерелгән сатучылардан яки Татарстан территориясендә үз хуҗалыклары булган эшмәкәрләрдән алырга киңәш ителә. Без план буенча аларның кошларын тикшерәбез, хуҗалыкларының иминлеген раслыйбыз. Бу киңәшләр киләсе елда да актуаль булачак”, - диде Александр Козлов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10