ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясендә укырга теләүчеләр арасында бер урынга өч кеше туры килә

10 август 2018, 18:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясендә укырга теләүчеләр арасында бер урынга өч кеше туры килә Быел академиягә 40 студент кабул итәләр.

(Болгар, 10 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Болгар ислам академиясендә укырга теләүчеләр арасында бер урынга өч кеше туры килә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Болгар ислам академиясенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү белгече Әмир Белялов әйтте.

«Академиянең җәйге мәктәбендә хәзерге көндә 70 кеше белем ала. Тиздән абитуриентлар имтиханнар тапшыра башлаячак. Имтихан тапшырырга тагын 20-30 кешенең килүен көтәбез. Быел Болгар ислам академиясенә 40 студент кабул ителәчәк. Санап чыгарсаң, бер урынга өч кеше туры килә дигән сүз», - дип сөйләде Әмир Белялов.

  • Болгар ислам академиясенең абитуриентлар өчен җәйге мәктәбе 6-14 август көннәрендә эшли. Анда абитуриентлар гарәп теле, ислам хокуклары, ислам дине нигезләре, изге Коръән буенча белемнәрен арттыра һәм укырга керү имтиханнарына әзерләнә. Дәресләрне шәех Абдурразак Ас-Саади, шәех Исмаил Болбол, шәех Люай Аль-Хәлили һәм академиянең башка укытучылары уздыра.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10