ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркиядә 1200 еллык борынгы мунчаны яңа урынга күчергәннәр

10 август 2018, 16:12

"Артуклу" мунчасы "Илису" сусаклагычы су басу зонасында урнашкан булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Төркиянең көньяк-көнчыгышында  "Илису" сусаклагычы су басу зонасында урнашкан 1500 тонна авырлыгындагы тарихи мунча бинасын икенче урынга күчерү эше уңышлы тәмамланган. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

«Артуклу» мунчасын күчерү эшләре ике көн дәвам иткән.

Мунча бинасын 3 чакрым ераклыкка - Батман провинциясендәге Хасанкейф Археология паркына күчергәннәр. Әлеге процесс SPMT үзйөрешле модуль платформасы ярдәмендә башкарылган.

Корылманы икенче урынга күчерү чыгымнары 37 миллион лира (7 миллион доллардан артык) тәшкил иткән.

2017 елның 12 маенда Төркиянең әлеге районыннан Зәйнал бәйнең 555 еллык төрбәсе башка урынга күчерелгән булган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10