ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Рөстәм Миңнеханов Зәй районында урып-җыю барышы белән танышты

10 август 2018, 15:40 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Зәй районында урып-җыю барышы белән танышты "Зәй" агрофирмасы 9 августка җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча республикада алда бара.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Зәй районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рабочая поездка в Заинский муниципальный район с целью ознакомления с ходом уборочных работ

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Зәй районының Имәнлебаш, Югары Шепкә, Иске Пәлчикәү, Иске Тәкмәк, Түбән Олыҗы авыллары иген кырларын карады.

"Зәй" агрофирмасы басуында Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Зәй муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары белән аралашты.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре искәртүенчә, Зәй районы җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме (гектарыннан 40,5 центнер) буенча республикада алда бара.

  • 9 август мәгълүматлары буенча, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Буа, Чистай, Алексеевск, Сарман һәм Тәтеш районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган. Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй (40,5 центнер), Сарман (37,3), Нурлат (35,4), Тәтеш (34,3) һәм Әлки (32,1) районнары әйдәп бара. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10