ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сарае балаларны мультфильм карарга чакыра

10 август 2018, 15:20 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сарае балаларны мультфильм карарга чакыра "Татармультфильм" студиясендә төшерелгән мультфильмнар август аенда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә күрсәтелә.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). 4 августтан башлап һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда (Копылов урамы, 2А) 11.00 сәгатьтә мультфильмнар карарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Татармультфильм" студиясендә төшерелгән мультфильмнарны ачык күрсәтү "Ура, каникуллар!" җәйге программасы кысаларында оештырылган. Яшь тамашачылар игътибарына студиядә төшерелгән иң яхшы мультфильмнар («Шүрәле», «Су анасы», «Бал корты һәм шөпшә» һ.б.) тәкъдим ителәчәк. Мультфильм геройлары балаларны кайбер тарихи вакыйгалар белән таныштырачак, борынгы Казанның күп кенә серләрен ачачак. 

  • Мультфильмнар 4 августтан башлап шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда (Копылов урамы, 2А) 11.00 сәгатьтә күрсәтелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10