ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Түбән Камадагы яңа суд бинасын югары бәяләде

10 август 2018, 15:13 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Түбән Камадагы яңа суд бинасын югары бәяләде 4 мең квадрат метр мәйданны биләгән суд бинасы федераль максатчан программа кысаларында төзелгән.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәрендә яңа суд бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Түбән Кама һәм башка районнарның суд органнары вәкилләре катнашты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылыш тантанасында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов 4 мең квадрат метр мәйданны биләгән суд бинасының федераль максатчан программа кысаларында төзелүен искәртте. Ул бүген Чаллыда да шушындый яңа бина ачылуы хакында хәбәр итте.

Торжественное открытие здания Нижнекамского городского суда

Рөстәм Миңнеханов ил, Россия Югары суды җитәкчелегенә, әлеге объектларны төзүдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

«Федераль, арбитраж, җәмәгать судларын үз эченә алган безнең суд системасы Россия Президенты куйган таләпләргә җавап бирергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Аларны үтәү өчен лаеклы шартлар тудырырга кирәк. Түбән Кама суды коллективына әлеге искиткеч бинада уңышлы эшчәнлек телим».

 Шуннан соң ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов Түбән Кама шәһәр суды рәисе Газиз Гыйсметдиновка символик ачкыч тапшырды, яңа бинада бары тик гадел карарлар гына кабул ителүен теләде.

Аннары мактаулы кунаклар суд бинасы белән танышты.  

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10