ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Төркия инвесторлары Татарстанда күңел ачу паркы төзергә мөмкин

10 август 2018, 14:57 , Фото: tatarstan.ru

Төркия инвесторлары Татарстанда күңел ачу паркы төзергә мөмкин Ул Лаеш районындагы төзелеп бетмәгән «Смарт сити» урынында сафка басар дип көтелә.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Төркия инвесторлары Татарстанның Лаеш районындагы төзелеп бетмәгән «Смарт сити» урынында күңел ачу паркы сафка бастырырга мөмкин. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

«Гюрсой групп» компаниясе идарә әгъзасы Фатих Гюрсой, «Кальон холдинг»ның үсеш буенча директоры Салих Левент Качар һәм «Танрыверди холдинг» компаниясе идарә әгъзасы Джелал Зинзаде Лаеш районының Столбище авылы янындагы потенциаль мәйданчык белән танышты.

Алар шулай ук республика Инвестицион үсеш агентлыгында, Сәнәгать һәм Сәүдә, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыкларында сөйләшүләр үткәрде, шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Татарстанда Истанбул шәһәрендәге Isfanbul сәүдә-күңел ачу проектын хәтерләткән парк ачылыр дип көтелә, аңа 650 миллион доллар күләмендә инвестиция кертелгән. Истанбулдагы сәүдә зонасы комплексына ел саен - 15 миллион, аттаракционнар паркына 1 миллионга якын кеше килә, шуларның 40 проценты — туристлар. Моннан ике ел элек Isfanbul Европа тематик паркларының беренче унлыгына кергән.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10