ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор ОРВИ белән авыручыларны эшкә кертмәскә киңәш итә

10 август 2018, 14:21 , Фото: архив

Роспотребнадзор ОРВИ белән авыручыларны эшкә кертмәскә киңәш итә 2018-2019 елгы сезонда В һәм А грипплары (H3N2 һәм H1N1) киң таралыр дип көтелә.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзор оешма җитәкчеләренә ОРВИ һәм грипп белән авыручы хезмәткәрләрне эшкә кертмәскә һәм аларны иммунизацияләүне оештырырга киңәш итә. Россиянең баш санитар табибы Анна Попова карарына сылтама ясап, ТАСС агентлыгы  шул хакта белдерә.

«Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия сезоны чорында ОРВИ белән авыручыларны эшкә кертмәү буенча тиешле чаралар күрергә; халык белән эшләүче хезмәткәрләрне сулыш органнарын саклау чаралары белән тәэмин итәргә», - диелә документта.

  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2018-2019 елгы сезонда В һәм А грипплары (H3N2 һәм H1N1) киң таралыр дип көтелә. ОРВИ белән авыручыларның артуы - сентябрь аенда, гражданнар чираттагы ялдан соң эшкә чыккач күзәтелә. Аның артыннан грипп авыруы башлана. Табиблар ел саен август ахыры – сентябрь башында грипптан вакцинация үткәрә. Әлеге процедура декабрьдә төгәлләнә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10