ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Индонезиядә Коръәннең беркайда да булмаган басмасын эшләгәннәр

10 август 2018, 13:16 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Индонезиядә Коръәннең беркайда да булмаган басмасын эшләгәннәр Мөселманнарның изге китабын агачтан 9 ел ясаганнар.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Индонезиянең Палембанг шәһәрендәге "Әл-Әкбар" музеенда изге Коръәннең уникаль басмасы белән танышырга мөмкин. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Мөселманнарның изге китабы агачтан эшләнгән. Сүрәләр һәркайсы 1,77 метр биеклегендәге һәм 1,4 метр киңлегендәге 30 тактага уеп язылган.

Каллиграф Шофватилла Мохзаиб "Анадолу" агентлыгына белдергәнчә, бу эшне башкару өчен аңа 9 ел вакыт кирәк булган.

Аның сүзләренчә, әлеге идея күп кенә мөселманнар, шулай ук Индонезия парламенты Вәкилләр палатасының элеккеге рәисе Марзуки Али һәм ассамблея башлыгы Тауфик Киемас ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Каллиграф һәр тактаны бизәү өчен бер ай вакыт сарыф иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10