ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан урманнарын галәмнән күзәтәчәкләр

10 август 2018, 12:59

Галәмнән төшерелгән сурәтләр ярдәмендә программа урман фондындагы үзгәрешләрне ачыклаячак.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Кичә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проекты кысаларында министрлык өчен эшләнә торган махсус геомәгълүмати сервислар тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галәмнән төшерелгән сурәтләр ярдәмендә программа урман фондындагы үзгәрешләрне (киселгән, давыл еккан агачлар, корткычлар һәм авырулар, гидрологик һәм климатик үзгәрешләр йогынтысында агачларның кибүе, урман фонды җирләрендәге чүплекләр, карьерлар, төзелешләр, урман янгыннары) ачыклаячак. Әлеге программа ярдәмендә шулай ук планлы һәм фактик диләнкеләрнең чикләрен чагыштырып булачак.

Программа урыннарда урманчыларның һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтер дип көтелә. Сервисны гамәлгә кертү урманнарда законга каршы гамәлләрне күбрәк ачыкларга, урынга барып үткәрелгән нәтиҗәсез тикшерүләрнең исәбен киметергә, чыгымнарны оптимальләштерү хисабына күзәтчелек эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Программаны 2019 елның язында гамәлгә кертү күздә тотыла.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10