ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Төркия компанияләре вәкилләре Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашырырга тели

10 август 2018, 12:27 , Фото: president.tatarstan.ru

Төркия компанияләре вәкилләре Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашырырга тели Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләре топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Гюрсой Груп», «Кальон» и «Танрыверди Холдинг» компанияләре топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты. Төркия компанияләре вәкилләре Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга теләк белдерде. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Төркиянең «Гюрсой Груп», «Кальон» и «Танрыверди Холдинг» компанияләре топ-менеджменты вәкилләре 8 августка Казанга эш сәфәре белән килде. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында ТР Дәүләт комитеты вәкилләре, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы җитәкчелеге катнашында һ.б. очрашулар узды.

Рөстәм Миңнеханов бүген, ТР Хөкүмәте йортында кунакларны сәламләп, 2018 елның апрелендә Истанбулда узган очрашуда Төркия компанияләренең төзелеш, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстанда тематик күңел ачу паркы төзелешендә катнашу мөмкинлеге хакында фикер алышулар үткәрелүен искәртте.

"Әлеге сәфәр барышында сез парк төзеләчәк җир кишәрлекләре белән таныштыгыз һәм республикабызның мөмкинлекләренә бәя бирдегез инде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Компания вәкилләре кыскача гына үз эшчәнлекләре һәм гамәлгә ашырылган иң зур проектлар хакында сөйләде. Аерым алганда, «Гюрсой» компаниясе сәүдә үзәкләре, күңел ачу һәм тематик парклар төзү белән шөгыльләнә. Компания вәкилләре Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга теләк белдерде.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов барында «Гюрсой» компанияләр төркеме, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы арасында багланышлар турында килешү имзаланды.

  • 9 августта Төркия компанияләре вәкилләре «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» 9нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең рәсми ачылышында катнашты, Лаеш районында Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев белән Столбище авылында парк өчен тәкъдим ителә торган җир кишәрлеген карады.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10