(Казан, 10 август, "Татар-информ"). 11 августта Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылына нигез салучы Гали бабайга, Бөек Ватан сугышы батырларына һәм тыл хезмәткәрләренә багышланган истәлек ташлары куелачак. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.
Аллеяны ачу тантанасы иртәнге сәгать унда башлана. Шуннан соң көндезге бердә авыл буенча экскурсия оештырыла.
Бәйрәм ат чабышлары белән дәвам итәчәк. Чабышлар көндезге икедә башланачак, диелгә әлеге хәбәрдә.