ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада «Мерседес» автомобиле бәрдергән 6 яшьлек малай үлгән

10 август 2018, 11:47 , Фото: соцсети, ntr-24.ru

Түбән Камада «Мерседес» автомобиле бәрдергән 6 яшьлек малай үлгән Юл һәлакәте Корабельная урамындагы 26нчы йорт каршында булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Түбән Камада «Мерседес» автомобиле 6 яшьлек малайны бәрдергән. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Бу хакта НТР 24 хәбәр итә.

Юл һәлакәте Корабельная урамындагы 26нчы йорт каршында килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала урамда үзе генә булган. Хәзерге вакытта хокук сакчылары малайның машиналар агылып торган юлда өлкәннәрдән башка нишләп йөргәнен ачыклый.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10