ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыдагы беби-бокска яңа туган сабыйны ташлап калдырганнар

10 август 2018, 11:20

Табиблар кыз баланы караганнан соң, аның сау-сәламәт булуын һәм зыян күрмәвен ачыклаган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Чаллыдагы беби-бокска яңа туган кызны ташлап калдырганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл кичә иртән булган. Кама балалар диагностика үзәгендә урнаштырылган беби-бокста сигнализация эшли башлаган. Сабыйны биләү һәм сөлгегә төреп, сумкага салганнар һәм калдырып киткәннәр.

Хәзерге вакытта баланы бер ир-атның ташлап калдырганы гына билгеле.

Табиблар сабыйны караганнан соң, аның сау-сәламәт булуын һәм зыян күрмәвен ачыклаган.

«Иң беренчеләрдән булып баланы урламаганнармы икәнлеген ачыклау өчен җинаять эше кузгатылачак, - диде шәһәр Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер. - Аннары әгәр аны чынлап та ташлап калдырган булсалар, без сабыйга исем-фамилия бирәчәкбез, аны кызлыкка алу мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәкбез».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта кыз Кама балалар диагностика үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый һәм клиник-лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10