ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар

10 август 2018, 08:51 , Фото: ГИБДД МВД по РТ

Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстанда Тукай районында юл инспекторлары рейс автобусында барган исерек йөртүчене тоткарлаганнар. Бу турыда Автоинспекция матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган сишәмбедә иртән-иртүк Чаллы-Новый бистәсе юлында полицейскийлар тикшерү өчен егерме пассажир утырган "Хендэ" рейс автобусын туктаткан. 

Тикшергәндә автобус йөртүчедән спирт исе килүе ачыкланган. Йөртүче медицина тикшерүенән баш тарткан. 

Бу факт буенча "Транспорт чарасын йөртүче исереклекне ачыклау буенча медицина тикшерүеннән баш тарту" маддәсе буенча эш ачылган. 

Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр. Бу йөртүчене ике елга машина йөртү хокукын чикләргә йә 30 штрафка тартулары ихтимал.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10