ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әтнә районында мәктәпкә беренче сыйныфка керүче балаларның ата-аналарына җыелыш үткәрделәр

10 август 2018, 08:00

Олы Әтнә урта мәктәбенең беренче сыйныфына - 40 бала, ә район буенча 101 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк.

(Әтнә, 10 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган бинасына бүген быелгы уку елында 1 сыйныфка керүче укучыларның әти-әниләрен чакырдылар. Мондый җыелыш мәктәптә июнь аенда бер булган иде инде, анысында укырга керүче балаларның әти-әниләрен барысын бергә җыеп, мәктәп турында сөйләделәр, гаризалар язылды. Монысы икенче җыелыш. 40 баланы ике сыйныфка бүлеп, җыелышны һәр сыйныфның үз укытучысы алып барды, дип яза җирле басма сайты.

Бу юлы үткәрелгән җыелышта укытучылар мәктәп формасы хакында сөйләп, әти-әниләрне мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучылар дәресләрне ничек әзерләргә тиешлеген аңлаттылар, физкультура, технология дәресләренә нәрсәләр кирәклеге хакында да әйтелде.

- Беренче сыйныфка 40 бала керә быел. Күпчелек бала Олы Әтнә авылыныкы, Бәрәскә, Күәм, Олы Мәңгәр, Күшәр авылларыннан килеп укучы балалар да бар. 40 бала ике сыйныфка бүленеп укыячак. Берсыйныфныңукытучысы - ГалимҗановаРүфинәТәлгатькызы, икенчесенеке - КамалиеваГөлнара Ильяс кызы. Икеседәтәҗрибәлеукытучылар, әти- әниләрне кызыксындырган сорауларгаҗавапбирделәр. Укыту рус телендә, "Перспектива" программасы нигезендә алып барылачак. Берничә ел шулай укытабыз, бүгенгенә кергән программа түгел. Дәреслекләр җитәрлек. Шушы көннәрдә медицина тикшерүе үтү кирәклегенә дә басым ясады укытучылар, - дип аңлатты Олы Әтнә мәктәбенең уку-укыту буенча директор урынбасары Гүзәл Эдуард кызы Сабирҗанова.

Мондый оештыру җыелышлары мәктәптә августның 20 сеннән соң һәр сыйныф укучыларының әти-әниләре белән дә уздырылачак, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10