ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла

9 август 2018, 21:43 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла Турнирда Казаннан халыкара мастерлар Андрей Гнилицкий һәм Дмитрий Цинман катнаша.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). 12-17 августта Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе базасында рус шашкалары буенча «X мәгълүмат технологияләре Кубогы» ачык Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Турнирда Казаннан - халыкара мастер, дөнья Кубогының бронза медале иясе Андрей Гнилицкий һәм халыкара гроссмейстер, 2 тапкыр дөнья Кубогы җиңүчесе, Европа чемпионы Дмитрий Цинман катнаша.Турнирда күренекле катнашучылардан шулай ук Михаил Семенюк (Минск), Михаил Федоров (Түбән Новгород), Наталья Федорова (Түбән Новгород) булачак. 

Ярышларда Мәскәү, Саха-Якутия Республикасы, Красноярск крае, Чуваш Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, ХМАО-Югра һәм Татарстан Республикасы әйдәп баручы спортчылары чыгыш ясаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10