ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният министрлыгы "Бөек Болгар-2018" Урта гасыр сугышлары фестиваленә чакыра

9 август 2018, 21:22 , Фото: Рамиль Гали/архив

Мәдәният министрлыгы Фестиваль 11-12 август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узачак.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). 11-12 августта Болгар музей-тыюлыгы территориясендә "Бөек Болгар-2018" Урта гасыр сугышлары фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Урта гасыр сугышлары турнир программасы җәяүле һәм ат өстендә утырган килеш көч сынашу өлешләреннән тора. Моннан тыш, анда төрле зоналар: тарихи лагерь һәм борынгы кәсепчелек ярминкәсе, урта гасыр балалар дөньясы, милли-гамәли сәнәгать үрнәкләре ярминкәсе, сугыш машиналары, уктан ату, Урта гасыр музыкасы һәм биюләр мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк.

Кичке программада прожекторлар яктылыгында сугыш күренешләре, иҗади коллективлар чыгышы, утлы, фейерверклы әкиятләр тамашасы була. Һәр катнашучы һәм кунаклар борынгы кәсепләрне үзләштерү, элеккеге биюләрне өйрәнү буенча үз көчен сынап карый алачак. Балалар мәйданчыгында борынгы уеннар, кылыч белән сугышу серләренә төшенү, турнирда катнашып карау мөмкинлеге булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10