ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Бөгелмәдә футбол буенча республика турниры узачак

9 август 2018, 19:51 , Фото: dumrt.ru/ архив

Бөгелмәдә футбол буенча республика турниры узачак Бу көнне кунаклар, мөхтәсибләр катнашында Бөгелмәнең Гафиятуллин урамында яңа мәчеткә нигез ташы кую тантанасы узачак.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). 11 август көнне Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы мәчетләре арасында футбол буенча республика турниры үткәрәчәк. Турнир Бөгелмә районы башлыгы Кубогына үткәрелә.  Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Хәзерге вакытта уенда катнашу өчен 15 районнан командалар гариза тапшырды. Әлеге турнир быел икенче тапкыр уздырыла. Шулай ук кунаклар, мөхтәсибләр катнашында Бөгелмәнең Гафиятуллин урамында яңа мәчеткә нигез ташы кую тантанасы узачак.

  • Футбол турниры намаз укучы уенчылар арасында оештырыла. Җиңү яулаучы командаларга кыйммәтле бүләкләр, грамоталар тапшырылачак. Турнир “Энергетик” стадионында 09.00 сәгатьтә башлана.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10