ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлемҗан Ибраһимов Казан Кремлендә сөйләшүләр алып барды

9 август 2018, 17:56 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлемҗан Ибраһимов Казан Кремлендә сөйләшүләр алып барды  Ташкент өлкәсе Хакиме Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гөлемҗан Ибраһимовны Казан Кремленең Президент сараенда кабул итте.

Ташкент өлкәсе Хакиме Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде. Бүген Гөлемҗан Ибраһимов җитәкчелегендәге чит ил делегациясе өчен “Авиакосмик технологияләр” күргәзмәсе буенча экскурсия уздырылды. Кунаклар шулай ук “Химград” технополисында булды. Иртәгә Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы һәм республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу планлаштырылган.

  • Хезмәттәшлектә перспективалы юнәлешләр булып - Үзбәкстанга “КамАЗ” йөк машиналарын, транспорт һәм пассажир вертолетларын, суыту техникасын, көнкүреш химиясе товарларын, “Хәләл” продукциясен һәм башкаларны җибәрү тора. Шулай ук медицина, информатизация һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек карала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10