ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ташкент өлкәсе Хакиме: Рөстәм Нургали улы - минем өлкән туганым

9 август 2018, 19:21 , Фото: tatarstan.ru

Ташкент өлкәсе Хакиме: Рөстәм Нургали улы - минем өлкән туганым   Гөлемҗан Ибраһимов төбәк белән идарә итүне Татарстан Президентыннан өйрәнәм, дигән.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гөлемҗан Ибраһимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә сөйләшүдән соң тәэсирләре белән уртаклашты.

“Рөстәм Нургали улы — минем өлкән туганым. Соңгы ел ярымда без аның белән бергә эшлибез. Мин аңардан өлкә белән ничек идарә итәргә икәнлекне өйрәнәм. Бүген без Рөстәм Нургали улы белән күп проектлар турында фикер алыштык. Ул үз ягыннан тәкъдимнәр әйтте һәм киңәшләр бирде”, - диде Ибраһимов.

Встреча c делегацией Ташкентской области Республики Узбекистан

“Татар-информ” Миңнеханов һәм Ибраһимовның Казан Кремлендә очрашуын хәбәр иткән иде. Ташкент өлкәсе Хакиме Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10