ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Ак Барс" контроль матчта "Локомотив"ны җиңде

9 август 2018, 18:17

Казан һәм Ярославль клублары очрашуы 2:1 исәбе белән төгәлләнде.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Sochi Hockey Open сезон алды турниры тәмамлангач, “Ак Барс” “Локомотив”ка каршы контроль матч үткәрде һәм җиңү яулады, диелә Казан клубының рәсми сайтында.

Матч 2:1 исәбе белән тәмамланган. Исәпне Ярославль клубы ачкан. “Ак барс” исә очколарны өченче периодта гына тигезли алган. Станислав Галиев уенда аерылып торган. Хәлиткеч алканы сакчы Марк Марин керткән.

  • “Ак барс” Ярославль "тимер юлчылары"н соңгы тапкыр 4 ел элек – 2014 елның 15 сентябрендә җиңгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10