ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фото сөючеләрне “Россия сулары” бәйгесендә катнашырга чакыралар

9 август 2018, 19:43 , Фото: Михаил Захаров/архив

Фото сөючеләрне “Россия сулары” бәйгесендә катнашырга чакыралар Россиядәге елга, күлләргә, сулыкларга багышланган фотографияләр бәйгесе быелның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Россия экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Россия сулары” фотобәйгесенә эшләр кабул итә. Россиядәге елга, күлләргә, сулыкларга багышланган фотографияләр бәйгесе быелның 6 октябренә кадәр дәвам итә. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә яшенә һәм торган урынына карамастан, профессионал һәм шулай ук үзешчән фотограф эшләре дә кабул ителә.

6 яшьтән 18 яшькә кадәргеләр аерым төркемдә булачак. Фотографияләрне фотоконкурсвода.рф. сайтына урнаштырырга кирәк.

Жюри эшләрне “Шәһәр һәм су”, "Су хакимнәре" (объектлар), “Бу кызыклы...”, “Минем дөньям” номинацияләрендә бәяләячәк. Җиңүчеләрнең исемнәре фотобәйге сайтында һәм социаль челтәрләрдә 14 октябрьдә игълан ителәчәк. Иң кызыклы эшләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта “Россия сулары” фотокүргәзмәсендә куелачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10