ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Сәүдә министрлыгы Россия федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәчәк

9 август 2018, 15:12 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстан Сәүдә министрлыгы Россия федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәчәк Татарстан Президенты Россия федераль атом-төш үзәгенә сәфәре барышында үзәк белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдергән.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Лилия Чанышева). Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы Россия федераль атом-төш үзәге – академик Е.И.Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән.

«Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» («АКТО-2018») күргәзмәсендә килешүне ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов һәм Россия федераль атом-төш үзәге – академик Е.И.Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Железнов имзалаган.

«Әлеге күргәзмәдә катнашуыбыз Татарстан белән үзара мөнәсәбәтләрнең ышанычлы булуын искәртә. 14 июльдә республика Президенты Снежинскига, атом-төш үзәгенә килде. Без Рөстәм Нургали улына үзебезнең коллективның мөмкинлекләрен күрсәттек. Ул ике арадагы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр билгеләде», - дип искәртте Железнов.

Снежинскидагы Россия федераль атом-төш үзәгенә сәфәре вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның үзәк белән хезмәттәшлек итүенә карата кызыксыну белдергән. Ул үзара хезмәттәшлек итү өчен берничә юнәлешне (шул исәптән, мәгълүмати технологияләр һәм оптик җепселле лазерлар куллану өлкәсендә) атаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10