ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Казанда авиакосмик технологияләр күргәзмәсен ачты

9 август 2018, 12:41 , Фото: Ильнар Тухбатов

Алексей Песошин Казанда авиакосмик технологияләр күргәзмәсен ачты "Әлеге күргәзмә ватаныбызда аэрокосмик тармактагы алдынгы технологияләр эшләнмәләрен күрсәтә", - диде ул.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" (АКТО) күргәзмәсен ачты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казан ярминкәсе"ндә оештырылган күргәзмә ачылышында Алексей Песошин чыгыш ясады. "Әлеге күргәзмә ватаныбызда аэрокосмик тармактагы алдынгы технологияләр эшләнмәләрен күрсәтә, фәнни-техник үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгели", - диде ул.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Россиядә динамик үсештәге төбәк булуын искә төшерде. Биредә авиатөзелеш тармагының үсеш һәм тәэминат мәсьәләләре комплекслы чишелүен әйтте.

  • "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" Халыкара махсуслашкан күргәзмә Казанда 8-10 августта уза. Биредә Россия һәм Беларуссиядән килгән 150ләп предприятие самолет, вертолет, кече авиация, авиация двигательләре, авиация приборлары төзү буенча заманча технологияләрен, материалларын һәм җиһазларын күрсәтә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10