ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лилия Галимова: Бу очракта Сочи мэриясенең бернинди аргументлары да канәгатьләндерми

9 август 2018, 12:52 , Фото: архив/Яков Абрамов

Лилия Галимова: Бу очракта Сочи мэриясенең бернинди аргументлары да канәгатьләндерми Казан Кремле вәкиле сүзләренчә, Татарстан Сочида яңгыр сулары канализациясенә төшеп үлгән 7 яшьлек Коля Мальцев гаиләсенә ярдәм күрсәтергә әзер.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Сочига Түбән Камадан ял итәргә килеп, һәлак булган Коля Мальцевның әти-әнисе, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Сочи мэриясенең бернинди дәлилләре дә әлеге вазгыятьтә безне канәгатьләндерә алмый», - дип искәртте Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

  • Моңа кадәр Сочи мэриясе 7 яшьлек бала үлемендә аның әбисен гаепләгән иде. Яңгыр сулары канализациясендә рәшәткәнең булмавын мэрия вәкилләре конструкциянең үзенчәлеге белән аңлатты.

«Без әлеге фаҗигадә гаепле кешеләр тиешле җәзасын алырга тиеш дип саныйбыз», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, фаҗига турында билгеле булган көнне Түбән Кама җитәкчелеге булышлык күрсәтергә әзер икәнлеген белдергән. Малайның әти-әнисе эшли торган предприятиеләр тиешле матди ярдәм күрсәтә.

«Әгәр тагын ниндидер ярдәм кирәк булса, без аны күрсәтергә һәрвакыт әзер», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10