ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәдә "Лада" шоферы зур тизлектә баганага бәрелеп һәлак булган

9 август 2018, 11:11 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Бөгелмәдә Юл һәлакәте кичә Нефтьчеләр һәм Калинин урамнары чатында булган.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Бөгелмәдә "Лада" шоферы зур тизлектә баганага бәрелеп һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Нефтьчеләр һәм Калинин урамнары чатында юл һәлакәте булуы хакында хәбәр 112 бердәм номерына чәршәмбе төн уртасында килгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, "Лада" автомобилен идарә иткән 35 яшьлек ир-ат зур тизлектә барганда идарәсен югалтып, баганага килеп бәрелгән. Чакыру буенча килгән 64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, бик нык яньчелгән автомобильнең түбәсен кисеп, зыян күрүчеләрне салоннан чыгарган.

"Лада"» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган 35 яшьлек пассажирны хастаханәгә озатканнар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10