ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан командасы Бөтенроссия яшь туристлар слетында алдынгы булды

9 август 2018, 10:37 , Фото: mon.tatarstan.ru

Татарстан командасы Бөтенроссия яшь туристлар слетында алдынгы булды 1-8 августта Краснодар краеның Гуамка хуторында Бөтенроссия яшь туристлар слеты узды.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). 1-8 август көннәрендә Краснодар краеның Гуамка хуторында Бөтенроссия яшь туристлар слеты узды. Анда Татарстаннан Яшел Үзән районының 6нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Бригантина" командасы алдынгылыкны яулады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Слетта Россиянең 14 субъектыннан 200гә якын бала катнашты. Алар өчен Абшерон районы, Кавказ тыюлыгы таулары буйлап кросс-поход оештырылды. Слетта катнашучылар 2804 метр биеклегендәге Оштен тау түбәсен буйсындырды, шулай ук туристик күнекмәләрне формалаштыру буенча төрле биремнәр (учак ягу, су кайнату, үсемлек, гөмбә төрләрен, биеклек, ераклыкны билгеләү һ.б.) үтәде.

Татарстан командасы вәкилләре кыяга менү буенча – икенче, урынны билгеләү ярышларында беренче урынны алды. Кросс-походта һәм видеороликлар бәйгесендә – беренче, фотосурәтләр конкурсында икенче урынга лаек булдылар. Капитаннар мультиярышында Александра Зотова икенче урынны яулады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10