ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills флагы эстафетасы Тайваньнан Россиягә килде

9 август 2018, 10:13 , Фото: архив/Михаил Захаров

WorldSkills флагы эстафетасы Тайваньнан Россиягә килде Казанга флаг һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan чемпионаты ачылган көнне – 2019 елның 22 августында килеп җитәчәк.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 8 августта Көньяк Сахалинда VI «Яшь профессионаллар» Милли чемпионаты финалын ачу тантанасында WorldSkills флагы эстафетасының Россиядәге этабы старт алды. Казанга флаг 2019 елның 22 августында килеп җитәчәк. Бу хакта чемпионатның оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Россиягә флаг Тайваньнан килде. Ул анда 48нче WorldSkills чемпионатында булды. Эстафета кысаларында ул моңа кадәр һөнәри осталык буенча дөньякүләм беренчелекләрне кабул иткән 20 илдә, шулай ук Халыкара космик станциядә булып кайткан. Һәр дәүләттә флагка биредә узган ярышларның логотибын төшергәннәр.

2017 елда Сочида башланган эстафета хәзер Россиянең бөтен төбәкләре һәм Татарстанның барлык муниципалитетлары аша узачак. Казанга флаг һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan чемпионаты ачылган көнне – 2019 елның 22 августында килеп җитәчәк.

  • Дөньякүләм ярышларга бөтен дөньядан үз эшенең осталары җыелыр, дип көтелә. Алар 50дән артык компетенциядә ярышачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10