ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәтнең тарихи үзәгендә язучы Антон Чеховка һәйкәл куелды

9 август 2018, 09:51 , Фото: администрация Альметьевского муниципального района

Әлмәтнең тарихи үзәгендә язучы Антон Чеховка һәйкәл куелды Һәйкәлне "Татнефть" заказы белән Казанда ясаганнар.

(Казан, 9 август,  "Татар-информ", Оксана Романова). Әлмәтнең тарихи үзәгендә язучы Антон Павлович Чеховка һәйкәл куелды. Ул каретада утырып барган кыяфәттә сурәтләнгән. 

Әлмәт муниципаль районының Төзелеш идарәсе башлыгы Владислав Михайлов "Татар-информ" агентлыгына белдергәнчә, бронза монументның озынлыгы дүрт метрдан артып китә. Фигураны "Татнефть" заказы белән Казанда ясаганнар. Әлегә рәсми ачылыш булмаган. В.Михайлов әйтүенчә, мондый монумент урнаштыру башлангычы белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чыккан.

  • Чеховка Россиядә дә, чит илләрдә дә берничә һәйкәл куелган. Алар барлыгы 25кә җитә, тагын 13е язучының әдәби геройларына багышланган. Татарстанда бу – Чеховка куелган беренче һәйкәл.

Әлмәттә яшәүчеләргә монумент ошаган. Һәйкәлне урнаштырган вакытта төшерелгән видеоны 18 меңнән артык кеше караган һәм 180 меңнән артык комментарий калдырганнар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10