ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сәламәтлеге чикләнгән яшьләргә югары уку йортларына керү кагыйдәләрен аңлаталар

9 август 2018, 08:48 , Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons

Сәламәтлеге чикләнгән яшьләргә югары уку йортларына керү кагыйдәләрен аңлаталар Рособрнадзор инвалидлар һәм сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итүгә багышланган “кайнар линия”не 1 сентябрьгә кадәр озынайтты.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте инвалидларны һәм сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшен 1 сентябрьгә кадәр озынайтты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Югары уку йортларына укырга керүчеләр һәм аларның әти-әниләре Рособрнадзор хезмәткәрләренә +7 (499) 455-16-80 “кайнар линия” телефонына  шалтырата ала. Алар сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре һәм бакалавриат, белгечлек (специалитет), магистратурага укырга керү буенча сорауларын бирә алалар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10