ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Казахстанның “Хоргос” проектының Татарстан һәм Россия өчен мөһим булуын әйтте

9 август 2018, 08:29 , Фото: president.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Казахстанның “Хоргос” проектының Татарстан һәм Россия өчен мөһим булуын әйтте Европа - Кытай транспорт юлын үстерү барышында “Хоргос”ның әһәмияте тагын да артачак, дигән ышаныч белдерә президент.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның “Хоргос” проектының мөһимлеген билгеләп үтте. Бу - бер яктан - Кытай белән, икенче яктан - Татарстан һәм Россия белән гомумән алганда тоташтыру буыны булып торачак. Татарстан җитәкчесе бу хакта кичә, 8 августта, Казахстанның Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов белән Казан Кремлендә очрашу вакытында белдерде.

  • “Хоргос – Көнчыгыш капкалары” махсус икътисади зонасы Алмата өлкәсенең Панфилов районында – Кытай чигендә урнашкан. Ул чик буе хезмәттәшлек үзәген, коры портны, индустрия зонасын, торак пунктны һәм ярдәмче корылмаларны үз эченә ала.

Европа - Кытай транспорт юлын үстерү барышында “Хоргос”ның әһәмияте тагын да артачак, дигән ышаныч белдерә президент. “Проект киләчәктә зур үсеш мөмкинлегенә ия, һәм Россия өчен ул мөһим булачак”, - дип билгеләде ул очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов узган елның августында Казахстанның Алмата өлкәсенә эшлекле сәфәрен искә төшереп узды. “Безнең очрашулар ике яклы хезмәттәшлеккә этәргеч бирә. Без хезмәттәшлекне үстерү яклы”, - диде республика башлыгы Амандык Баталовка.

Президент Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнешенең узган 2017 елда 700 млн доллардан артып китүен, быел да үсеш мөмкинлеге барлыгын җиткерде. Хезмәттәшлек фәнни тикшеренүләр, туризм, мәгариф өлкәсендә булырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов студентлар алмашуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул хәзерге вакытта Татарстанда 1,5 мең Казахстан студенты белем алуын әйтте һәм Татарстан студентларын да, 2-3 еллык кыска вакытлы белем алуга булса да, Казахстан уку йортларына, аерым алганда Назарбаев Университетына җибәрү начар булмас иде, дип тәкъдим итте республика башлыгы.

“Хезмәттәшлек мөмкинлекләре бик зур. Без сезнең белгечләрне кабул итәргә һәм үзебезнекеләрне сезгә җибәрергә әзер. Сезнең килүегез безнең элемтәләрнең үсешенә этәргеч бирер, дип ышанам”, - дип йомгаклады президент.

  • Казахстанның Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов Казанга 7 августта килде. Ул Татарстанда 10 августка кадәр булачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10