ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Чаллыда Haier компаниясе инвестицияләр проектын хуплады

9 август 2018, 07:39 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Чаллыда Haier компаниясе инвестицияләр проектын хуплады Рөстәм Миңнеханов “Моношәһәрләр фондын үстерү” оешмасының идарә утырышында катнашты.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Чаллыда Haier инвестицияләр проектын хуплады, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Проектлар хакында “Моношәһәрләр фондын үстерү” коммерцияле булмаган оешмасының идарә утырышында фикер алыштылар. Бу – Haier барабан тибындагы кер юуу машиналары заводын һәм Haier аш бүлмәсе җайланмалары заводын төзү проектлары. Чаллыда Haier компаниясенең 2 заводын төзү моношәһәр икътисадын үстерү – җитештерүдә яңа технологияләр куллану, эшләп чыгарылган продукциянең ассортиментын киңәйтү, сату базарын яңарту һ.б. юнәлтелгән. 

Рөстәм Миңнеханов моношәһәрләрне үстерү проектлары хәзерге вакытта Чаллыда гына түгел, Чистайда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада да алып барылуын билгеләп үтте. Әлеге максатларда ТОСЭР – Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10