ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Арчаның яшь урманчылары Томск кунакларына Казансу елгасы турындагы фәнни эшне күрсәтте

9 август 2018, 07:18 , Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Арчаның яшь урманчылары Томск кунакларына Казансу елгасы турындагы фәнни эшне күрсәтте Өч көнлек эш сәфәре вакытында Томск өлкәсе делегациясе Арча һәм Саба урман хуҗалыкларында булачак.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Эшлекле сәфәр кысаларында Томск өлкәсеннән килгән делегация Арча урман хуҗалыгы эше белән танышты. Арчаның яшь урманчылары кунакларга Казансу елгасы турындагы фәнни эшне күрсәтте. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Урманчылар икенче типлы урман-янгын станциясен, тәрбияви кисүләрне башкару урыннарын карады. Монда урман әзерләүче харвестер һәм форвардер техникасы эшли.

Шулай ук кунаклар урман питомнигында да булдылар. Кунаклар каршында "Табигать варислары" Арча мәктәп урманчылыгы вәкилләре чыгыш ясады һәм үзләренең "Казансу елгасының тарихи башлангычы" фәнни эшен күрсәтте.

Томск өлкәсенең региональ урман хуҗалыгы департаменты директоры Михаил Малькевич Арча урман хуҗалыгы музееның "Фикер-тәкъдимнәр китабы"нда истәлекле язу калдырды.

  • Өч көнлек визит кысаларында Томск өлкәсе делегациясе Арча һәм Саба урман хуҗалыкларында булачак. Урманчыларны урман әзерләү предприятиеләренең эше белән таныштырачаклар, шулай ук Европадагы иң зур Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге буйлап экскурсия уздырылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10