ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сабада Мидхәт Миңнәхмәтов истәлегенә багышланган шахмат-шашка ярышлары узды

9 август 2018, 04:00 , Фото: saby-rt.ru/

Сабада Мидхәт Миңнәхмәтов истәлегенә багышланган шахмат-шашка ярышлары узды Шахматта икенче елын рәттән спорт мастерлыгына кандидат Александр Васильев (Кукмара) җиңү яулады.

(Саба, 9август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Азат Әхмәтов). Узган шимбәдә Миңгәр авылында икенче елын Мидхәт Миңнәхмәтов истәлегенә багышлап үткәрелгән шахмат-шашка ярышында Арча, Әтнә, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Биектау, Теләче һәм Саба районнарыннан 60тан артык спортчы катнашты. Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, ветераннар советы рәисе Расих Сабиров, спорт оешмалары җитәкчеләре катнашты, дип яза җирле басма.

Ярышлар башланганчы Мидхәт абыйның тормыш иптәше Шәмсүнә апага чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Ул ирен зурлап турнир уздырганнары өчен рәхмәтен белдереп, дога кылды. Аннары бер төркем катнашучылар авыл мулласы Рифкать абый Ногманов белән Мидхәт абыйның каберенә зыярәт кылды. Ярышлар бик югары дәрәҗәдә үтте.

Шахматта икенче елын рәттән спорт мастерлыгына кандидат Александр Васильев (Кукмара) җиңү яулады. Шашка турнирын Биектауда тренер булып эшләүче Ленар Минҗанов отты. Сабалылар Нәзир Дәүләтгәрәев – 2нче, Илфат Ханнанов 3нче нәтиҗә күрсәтте. Хатын-кызлар арасында иң оста шахматчы булып Эльвира Хәмидуллина (Мамадыш) танылды. Ул шашкада да 2нче урынга чыкты. Спортның бу төрендә райондашыбыз Гүзәл Кәримова җиңүче булды. Ике төр ярыш (двоеборье) нәтиҗәләре буенча 1нче урынны 13 очко белән Биектаудан Павел Иванов алды. Ветераннар арасында беренчелек Арчадан Мидхәт Гайнетдинов (ир-атлар), Сабадан Фәния Шәмсетдинова (хатын-кызлар) кулында. Сабалылар арасында урыннар аерым билгеләнде. Шахматта Ралинә Фаваризова (Шекше), Альберт Вәлиуллин, шашкада Сиринә Мөхәммәтова һәм Азат Әхмәтов –1нче (11очко), Равия (шашка) һәм Гүзәл (шахмат) Кәримовалар, Мулланур Мусин (шахмат), Илгизәр Хәйретдинов (шашка) – 2нче, Сиринә Мөхәммәтова һәм Марат Кәримов (шахмат), Нәкыйп Рәхимов һәм Фәния Шәмсетдинова (шашка) 3нче урыннарны алдылар. Ярыш беркетмәләрен компьютерга Динар Закиров кертеп барды. Турнирны оештыруга Мидхәт абыйның улы Җәүдәт Миңнәхмәтов иганәчелек итте.

Катнашучылар өчен иртәнге чәй һәм көндезге аш табыны корылды. Призерлар акчалата бүләкләнде, барлык катнашучыларга "Миңгәр" дип язылган бейсболка һәм футболка бирелде. Иң өлкән уенчы Хәмит Мөгътәсимов һәм иң яшь катнашучы Ралинә Фаваризовага аерым призлар тапшырылды. Районда шахмат-шашка уеннарын популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен авылдашыбыз Җәүдәт Мидхәт улына барлык спорт сөючеләр исеменнән зур рәхмәт белдерәбез һәм турнирның дәвамы булсын, традициягә керсен иде дигән теләктә калабыз, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10