ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Безнең заман” фестивале җиңүчеләрен төрле мәдәни чараларда активрак катнаштырачаклар

8 август 2018, 21:58 , Фото: Султан Исхаков

“Безнең заман” фестивале җиңүчеләрен төрле мәдәни чараларда активрак катнаштырачаклар “Безнең заман” эшче яшьләр иҗат фестивале республикада алтынчы ел рәттән үткәрелә.

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 30 август көнне Кремль яр буенда “Безнең заман” эшче яшьләр иҗат фестивале лауреатлары катнашында зур концерт булачак. Алга таба да фестиваль җиңүчеләренә концертларда активрак катнашу мөмкинлеге тудырылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да “Безнең заман” эшче яшьләр иҗат фестивален оештыручылар катнашында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Республикада алтынчы ел рәттән үткәрелүче “Безнең заман” эшче яшьләр иҗат фестивале турында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Миңнеәхмәт кызы Хашимова, Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, былтыргы гран-при иясе булган коллектив - Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов һәм фестивальнең генераль продюсеры, проект авторы Дмитрий Туманов катнашты.

“Балаларның 12 проценты сәнгать мәктәпләрендә укый. Аларның бөтенесе профессиональ сәхнә юлын сайламаслар да, үзеңне иҗади яктан ачарга тырышып карау һәр кешедә бар. Без биибез дә, караоке да җырлыйбыз. Бу - энергияне чыгару, антистресс терапиясе, - диде Ирада Әюпова. - Әмма үзешчән сәнгатькә йә мәктәп укучылары һәм студентлар, йә шактый өлкән яшьтәгеләр йөри – шулай көйләнгән. Чөнки кешенең эшләгәндә вакыты бик чикле була. Ә кешенең матурлыкка омтылышын, иҗат итәсе килү теләген тормышка ашыруны предприятиеләр корпоратив культура буларак кабул итсә, бу бик яхшы. Бу начар гадәтләргә җавап булыр иде. Бәхетле булу өчен, кешегә өч нәрсә кирәк – яхшы гаилә, яхшы хезмәт коллективы һәм яраткан шөгыле. Киләсе елга фестиваль лауреатлары төрле мәдәни чараларда актив катнаша башлаячак. Моның өчен мәдәният министрлыгында өстәмә чыгымнар каралган”.

Нурия Хашимова үз чыгышында республика район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, аларның фестивальдә катнашырга теләүчеләргә ярдәм итүен сорады. “Фестиваль алтынчы ел дәвам итә. Анда күп оешмалар катнашты һәм нәтиҗәләре матур иде. Бу фестиваль яшерен талантларны ачарга зур ярдәм. Ул “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең икенче бер төре, - диде ул. - Авылларда талантлар һәрчак күп булды. Авылда фольклор да көчле. Президент программасы буенча төзелгән авыл клублары да бу эшкә активрак катнашсын иде”. Нурия Хашимова узган елгы лауреат булган Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесе хезмәте турында әйтеп үтте. “Аларга сокланып туеп булмый. Профессиональ якын килеп әзерләнгәннәр. Күзләре янып тора иде. Үзеңне иҗади яктан ачу өчен республикада бөтен мөмкинлекләр бар”, - диде ул.

“Номерлар профессиональ дә түгелдер. Автоинспекция хезмәткәрләренең юлда торучылары да, полк командиры да, бүлек җитәкчеләре дә бар иде. Мин аларны җырлый дип тә белми иде. Башта аларны ризалаштыру авыр иде, аннары куып төшереп тә булмый башлады, - дип шаяртты Рифкать Миңнеханов. – Ә бит арада музыка мәктәбен тәмамлаучылар да булган”. Рифкать Миңнеханов хезмәткәрләрне профессионаллар әзерләвен дә әйтеп үтте.

Дмитрий Туманов республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. “Татмедиа” командасы төзелеп, журналистларны да фестивальгә катнашырга чакырды.

  • Проектта 18-35 яшьлек төрле предприятиеләрдә эшләүче яшьләр катнаша. Татарстанда ул быел 1 июньнән 16 ноябрьгә кадәр бара. Әлегә сайлап алу турлары дәвам итә.
  • Катнашучылардан оештыру взносы алынмый.
  • Гала-концерт 16 ноябрьдә “Пирамида” сәхнәсендә булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10