ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Казанда көчле җил булачак

8 август 2018, 19:42 , Фото: архив/Рамиль Гали

Иртәгә Казанда көчле җил булачак 9 августта көндез Казанда +17-19 градус җылы булачак.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан һәм аның башкаласында киләсе тәүлектә салкын һава торышы көтелә. Киләсе төндә республикада һава температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк, Казанда – +10-12 градус. Көндез 9 августта җылырак була – Татарстанда терекөмеш баганалары +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк, Казанда – +17-19 градус җылы булачак.

Тулаем алганда, аязучан болытлы һава булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 9 августта төнлә һәм иртән республикада яшен һәм 20 м/с тизлеккә кадәр исүче көчле җил һәм яңгыр көтелә; төнлә һәм көндез төньяк-көнбатыштан 17 м/с тизлек белән җил исәчәк (Казанда 15 м/с тизлеккә кадәр). Казанда төнге сәгатьләрдә бераз яңгыр явачак, көндез шәһәрдә явым-төшем күзәтелми. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10