ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «XL» сәүдә-күңел ачу үзәге янында «Мерседес» йөртүчесен урындык белән кыйнаганнар

8 август 2018, 19:02 , Фото: соцсети

Казанда «XL» сәүдә-күңел ачу үзәге янында «Мерседес» йөртүчесен урындык белән кыйнаганнар Ике ир-атның сугышуын телефон камерасына төшергәннәр.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Социаль челтәрдә Казанның Яңа Савин районында юлда ике ир-атның сугышуы төшерелгән видео барлыкка килде.

Видеоязмада ике егетнең «XL» сәүдә-күңел ачу үзәгеннән ерак түгел сугышуы күренә. Мөгаен, «Мерседес» һәм «Хендэ» автомобильләре йөртүчеләре юлга сыеша алмаган. Юлда кем баш икәнен йодрык белән ачыкларга булганнар.

Ир-атлар авто багажникларыннан кардан чистарта торган щетка, җыела торган урындык, капчык алып эшкә җиккәннәр. Берникадәр вакыттан ир-атлар бер-берсенә «каты» сүзләр әйтеп, машиналарына утырып китеп бардылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10