ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәккәгә Татарстаннан 800гә якын хаҗи килеп җиткән

8 август 2018, 18:12 , Фото: dumrt.ru

Мәккәгә Татарстаннан 800гә якын хаҗи килеп җиткән Быел Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Бүгенге көндә хаҗ сезоны башланганнан бирле Согуд Гарәбстанына 800гә якын татарстанлы килеп җитте. Алар барысы да кунакханәләргә урнаштылар һәм кече хаҗ – ихрамга керергә, гомрә үтәргә керештеләр. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш Татарстан Республикасыннан тагын 300 хаҗи юлда бара.

2018 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде. Иң зур делегация 247 кешелек 5 төркем Казаннан 11 августта 05.00 сәгатьтә Казан – Мәдинә туры рейсы белән очып китәчәк. Соңгы төркем Согуд Гарәбстанына 15 августта китәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10