ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Саба районы Шәмәрдән авылында яңа мәчет ачылды

8 август 2018, 22:00 , Фото: saby-rt.ru/

Саба районы Шәмәрдән авылында яңа мәчет ачылды Аллаһ йортына нигез әле узган елны гына салынган.

(Саба, 8 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Узган якшәмбедә Шәмәрдәндә истәлекле вакыйга булды: бистәнең халык телендә "Шәмәрдән-2" дип йөртелүче өлешендә яңа "Ихлас" мәчете ачылды. Шулай итеп биредә 3нче мәхәллә оешты, дип яза район газетасы.

Аллаһ йортына нигез әле узган елны гына салынган. Бу изге эшне башкару уе шушы бистәдә гомер итүче Габделнур Габделбәр улы Әхмәтҗановка хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң (изгелек изгелеккә тартыр диләр бит) күңеленә матур бер хыял булып кереп урнашкан. Бу нияте гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләре арасында да теләктәшлек тапкан. Шәмәрдәндә ике мәчет булса да, бистәнең бу ягында яшәүчеләр өчен алар шактый еракта урнашкан, шуңа да дин тотучылар арасында тагын бер гыйбадәтханә булдыру ихтыяҗы туган.

-Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, булышучылар күп булды. Иң беренче оешмабызның учредителе Равил Борһан улы Җиһаншинга мөрәҗәгать иттем, ул бу фикеремне хуплап алды.Улы Ринат та изге эшкә теләп кушылды. Төзелеш фирмасы директоры Рөстәм Гыйльманов дигән егетебез, аның урынбасары Радик Хәсәнов, кайда киңәш, кайда материал белән гел ярдәм итеп тордылар. Аннары Пермьдә яшәүче Наил дустым, башка дин кардәшләр, Шәмәрдән халкы изге эшкә хәер-сәдакасын җәлләмәде. Шулар тырышлыгы белән бер ел дигәндә яңа мәчетле булдык- дип сөенче белән уртаклаша Габделбәр абый.

Әйе, халыкның акыл сафлыгын, барлык күркәм сыйфатларны туплаячак изге йорт янәшәсенә ул көнне олысы-кечесе, яше-карты бердәм җыелган иде. Мәчетле булу шатлыгы белән уртаклашырга күрше авыллардан килүчеләр дә күп иде.Тантана Мәскәү кунагы- шейх Абдулла хәзрәтнең Коръән укуы һәм тәэсирле вәгазе белән башланып китте. "Диндә сәдакаи җәрия, ягъни дәвамлы изге эшләр дигән әйбер бар. Мондый сәдака изгелек кылган өчен аны эшләгән кешегә гел савабы килеп тора торган сәдака. Мәчет төзетү дә шуңа керә. Бу изге эшкә өлеше тигән кешенең нинди зур байлыкка ия булганын аңлагансыздыр.Бу Аллаһының бүләге"- диде хәзрәт. Бәйрәмнең тагын бер дәрәҗәле кунагы – танылган вәгазьче Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов та шейх хәзрәтләренең фикерен дәвам итеп, "Галимнәр мәчетнең асыл ике зиннәте бар диләр,берсе- азан, икенчесе анда килеп намаз, Коръән уку, гыйлем алу. Аллаһы Тәгалә шушы күркәм бинаны эчтәлеге белән дә зиннәтләсен иде. Өйләребездә - тәнебезне, мәчетләребездә җаныбызны тәрбиялик, гыйбадәттә, изгелектә булыйк", - диде. Алга таба сүз алган район башлыгы урынбасары Расих Закирҗановның чыгышы да куанычлы вакыйганы уртаклашу хисләре белән сугарылган иде. "Районыбызда быел өченче мәчетебезне ачабыз, хәзер алар саны 55 кә тигезләште. Бу шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Мәчеттән яңгыраган азан барыгызны да изгелеккә, игелеккә дәшсен, алдагы көннәрдә дә бүгенге ачылышка килгән кебек гыйбадәт кылырга йөрүчеләр күп булсын",-диде һәм яңа сайланган имам Али хәзрәт Филипповка мәчет өчен зиннәтле бүләк тапшырды.Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та "Ошбу мәчетне төзүчеләргә,кечкенә генә өлеш кертүчеләргә дә Аллаһның рәхмәте булсын. Инде хәзер ул сезнең кулга тапшырылды. Мәчетне тоту, имамны тәрбияләү мәхәллә өстендә тора. Шуны да онытмасагыз иде",- диде.

Менә тәкъбир әйтеп, хәзрәтләр, кунаклар, бер-бер артлы мәчет эченә юнәлде. Мәчетнең беренче катында- ир-атлар урнашса, икенче катта хатын-кызлар өчен дә намаз уку өчен якты, иркен урын булдырылган. Мондагы матурлык, затлылык... Җәмәгать белән өйлә намазы укылганнан соң, халыкны мәчет янәшәсендәге чирәмлеккә пылау ашарга чакырдылар. Хаҗ гамәле башкарыла торган Зөлкәгъдә аеның бу кояшлы көне Шәмәрдән тарихына якты сәхифә булып кереп калды, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10