ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында лидерлыкта калды

8 август 2018, 17:52 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында лидерлыкта калды Татарстан Президенты узган ай нәтиҗәләре буенча төбәкләр җитәкчеләре өчлегендә беренче урынны биләгән.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ИФО төбәкләре җитәкчеләре арасында 2018 елның июль ае нәтиҗәләре буенча медиарейтингны җитәкләгән. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.

Икенче урында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин, ә өченче урында Самара өлкәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров.

Июльдә Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путиннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады. Татарстан лидеры 2018 елгы чемпионатта 89 млн сумлык сыра сатуларын сөйләгән.

Шулай ук ММЧ Татарстан Хөкүмәте белән Газпромбанк Иннополиста IТ-эшләнмәләр үзәге ачу турында килешү төзегәнлеген хәбәр итте. Узган айда Миңнеханов үзмәшгульлеген булдырган эшмәкәрләргә махсус программа эшләргә йөкләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10