ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп эшли

8 август 2018, 16:37 , Фото: Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп эшли Җәйге мәктәп ачылышында Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясендә 6-14 август көннәрендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп эшли. Анда шәех Абдурразак Ас-Саади, шәех Исмаил Болбол, шәех Люай Аль-Хәлили һәм академиянең башка укытучылары белән дәресләр уза. Бу турыда академиянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә 70 абитуриент гарәп теле, ислам хокуклары, ислам дине нигезләре, изге Коръән буенча белемнәрен арттыра һәм укырга керү имтиханнарына ныклап әзерләнә ала.

Җәйге мәктәп ачылышында Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган. Рәфыйк хәзрәт студентларга академия төзүнең алшартлары, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Шулай ук Россиядә ислам белемен үстерү мөһимлеге турында да әйткән.

Шәех Абдурразак Ас-Саади үз чыгышында ерак юл узып, академиягә килгән абитуриентларга рәхмәт әйткән. Ул булачак студентларга бүгенге көндә академиядә булган ислам фәннәре юнәлешләре турында сөйләгән.

Шәех Люай Аль-Хәлили ислам фәннәрен өйрәнә башлаучылар арасында Шиһабетдин Мәрҗәни, Габденнасыйр Курсави, Галимҗан Баруди кебек татар галимнәре һәм күп танылган ислам эшлеклеләре, педагоглар һәм галимнәр булуын билгеләп үткән. Алга таба да татар җире дөньяга танылган шәхесләр һәм ислам фикерләүчеләр бирәчәгенә ышануын әйткән.

Җәйге мәктәп программасы абитуриентларны керү имтиханнарын әзерләүгә исәпләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10