ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан Югары суды «Фон» компанияләр төркеме җитәкчесен өй сагы астында калдырды

8 август 2018, 16:04 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстан Югары суды «Фон» компанияләр төркеме җитәкчесен өй сагы астында калдырды Анатолий Ливада узган елның март аенда өлешчеләрнең фатирлары белән мошенниклыкта шикләнелеп кулга алынды.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Югары суды «Фон» компанияләр төркеме җитәкчесен өй сагы астында калдыруны 13 ноябрьгә кадәр озайтты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына респбуликаның Югары суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Дәүләт гаепләүчесе бу җәза чарасы белән килеште. Анатолий Ливада үрнәк тәртибе өчен 13 ноябрьгә кадәр өй сагы астына озатылды.

Алдан «Татар-информ» агентлыгы «Фон» компанияләр төркеме җитәкчесе узган елның март аенда кулга алынды, дип хәбәр иткән иде. Аны өлешчеләрнең фатирлары белән мошенниклыкта шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул төзелеш өчен рөхсәт булмаган йортларда фатирлар саткан.

Шулай ук тикшерү, Ливаданы компанияләр хисабыннан материаллар сатып алырга акча алган, әмма алар төзелешкә кертмәгән, дип уйлый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10