ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Чистай районы басуларында урып-җыю эшләрен һавадан күзәтеп бәяләде

8 август 2018, 15:48

Районда уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнер тәшкил итә.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чистай районында Татарстан Президенты һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында Чытырчы, Александровка, Кызыл Ялан, Нарат Елга, Белая Гора, Кутлушкино һәм башка авыллары кырларын һавадан күзәттеләр.

Чистай муниципаль районында 110 250 га басуның 52 400 гектарын бөртекле һәм кузаклы культуралар били.

Биредә бөртеклеләрне җыеп алуга 25 июльдә керештеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча 43 процент мәйданнан уңыш җыеп алынган. Тулаем 58 648 тонна уңыш җыелган,  уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнер тәшкил итә.

Районда 1 886 гектардан көнбагыш һәм 16 565 гектардан рапс уңышын җыеп аласы бар. 16 000 тонна печән, 51 000 тонна сенаж әзерләнгән. Гомумән, бүгенгә бер баш шартлы терлеккә 18,1 центнер азык әзерләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10