ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Әстерханның "Ялкын" халык ансамбле утыз еллыгын бәйрәм итте

8 август 2018, 14:13 , Фото: tatar-congress.org

Әстерханның Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың котлау хатын Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев тапшырган.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). 5 август көнне Әстерхан шәһәренең яшь тамашачы театрында "Ялкын" халык ансамбленең утыз еллыгына һәм аның җитәкчесе Галия Ажгильдееваның 70 еллык юбилеена багышланган иҗади кичә булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

30 ел эчендә коллектив зур иҗади юл узган. Санкт-Петербург, Казан, Волгоград, Сочи, Төмән, Чебоксар, Оренбург, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә үзешчән артистлар меңнән артык концерт куйган һәм бик күп конкурсларда катнашкан.

"Юбилей кичәсендә “Ялкын” ансамбле инде халкыбыз яратып өлгергән татар халык җырларын башкарды, туй йоласыннан өзек күрсәтте. Шулай ук концертта “Тантана”, “Хаджи-Тархан”, “Нур” ансамбльләре, Әстерханда туып, инде бүген Казан каласында иҗат итүче Альбина Кинжалиева, Ильнур Еникеев чыгыш ясады. Шулай ук кичәдә, “Ялкын” төркемен котлап, башка төбәкләрдән дә иҗат төркемнәре һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты", диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпованың котлау хатын һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Ринат Закировның мактау грамоталарын Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев тапшырган.

Әстерхан өлкәсенең "Дуслык" татар милли җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев "Ялкын" халык ансамбленә һәм аның җитәкчесе Галия Ажгильдеевага котлау сүзләре әйтеп, Коръән китабы бүләк иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10